Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр
Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы янаганда, үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга — подвал яки паркинг кебек урыннарга төшәргә кирәк. Лифтны куллану куркыныч, чөнки ул эштән чыгарга мөмкин. Моннан тыш, якын-тирәдәге биналарда яки җир асты кичүләрендә дә яшеренә аласыз. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Әгәр сез фатирда икән, тәрәзәсез бүлмәгә, мәсәлән, ваннага керегез. Тәрәзәләрдән ераграк урында, идәнгә утырырга һәм төп стеналар янында урнашырга киңәш ителә. Бу сезне кыйпылчыклардан сакларга ярдәм итәчәк.
Җимерелгән пилотсыз очкыч калдыкларын күрсәгез, аларга кагылу катгый тыела. Алар шартлау куркынычы тудырырга мөмкин.
«Әгәр пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерә алсагыз, бу мәгълүматны полициягә тапшырыгыз. «112» номерына шалтыратып хәбәр итегез. Ләкин фото- һәм видеоматериалларны социаль челтәрләрдә урнаштыру катгый тыела — бу дошманга һөҗүмне кабатларга мөмкинлек бирә. Пилотсыз очкыч турында тикшерелмәгән мәгълүматны таратмагыз», — дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Әгәр һавада очкычны күрсәгез, яшеренү урыны табыгыз.
Пилотсыз очкыч янында рация, мобиль телефон, GPS җайланмасы һәм башка электрон җиһазлар куллану тыела. Алар дрон эшенә тәэсир итеп, көтелмәгән хәлләргә, шул исәптән детонациягә китерергә мөмкин. Хәтта очкычның кыйпылчыклары да куркыныч тудыра.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кушымтасын йөкләгез. Ул пилотсыз очкыч һөҗүме яки башка куркынычлар турында хәбәрләрне вакытында алырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев