Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне 20 ноябрьдә узачак.
Фото: татар-информ архивы
Гражданнарны республика муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә кабул итү сәгать 8:00дән 15:30га кадәр планлаштырылган.
Казанда консультацияләр 9:00дән 16:30 га кадәр, ә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә - 9:00дән 15:00гә кадәр булачак.
Татарстанның муниципаль районнарында беренчел хокукый консультацияләр шулай ук җирле кабул итү пунктларында кизү тору графигында күрсәтелгән телефоннар буенча да биреләчәк.
Нет комментариев