РФ Президенты Владимир Путин Татарстанның баш ветеринарына мактаулы исем бирде.
Рашат Әхмәтов Россиянең атказанган ветеринария табибы булып танылды. Ул Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсендә эшли. Указ Кремль сайтында бастырылган.
Документта әйтелүенчә, бу исем ветеринария өлкәсендәге казанышлар һәм озак еллар намуслы хезмәт өчен бирелгән. Әхмәтовтан тыш, шул ук исемне төрле төбәкләрдән тагын алты табиб алган. Алар арасында Калининград, Кострома һәм Рязань өлкәләре ветеринарлары да бар.
Вечерняя Казань
Нет комментариев