Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Мәктәп линейкаларын үткәрүне бернинди тыюлар юк. Моннан тыш, без хәтта беренче сыйныф укучылары өчен линейка үткәрү яклы, чөнки бу бәйрәм алар өчен - Белем көне. Бу бәйрәмне ябу бик үк дөрес түгел, ситуация бүгенге көндә тотрыклы», - дип билгеләде спикер.
Ул искәрткәнчә, 1 сентябрьдә барлык саклану чаралары да үтәлергә тиеш. Роспотребнадзорда линейкаларны бөтен мәктәп өчен түгел, ә параллельләр буенча үткәрергә киңәш итәләр. Уку елының тантаналы башлануы иң әһәмиятлесе: беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфка баручылар өчен аеруча дулкынландыргыч.
Шул ук вакытта Авдонина аңлатканча, линейкаларны үткәрү турындагы соңгы карар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына бәйле.
Нет комментариев