Татарстан Республикасы «Зеленый зачёт» Бөтенроссия конкурсының иң актив төбәкләре исәбенә керде
Россиядә экологик грамоталылыкны бәяләүгә багышланган «Зеленый зачёт» Бөтенроссия конкурсының дистанцион этабы тәмамланды.
Чарада Федерациянең барлык субъектларыннан мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентларыннан торган 72 меңнән артык кеше катнашты. Бер ай дәвамында катнашучылар онлайн форматта тест һәм иҗади биремнәр үтәде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.
Сайлап алу этабы бик киеренке булды: финалга 1121 катнашучы үтте, алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар. Алар 26 февральдә, Мәскәүгә барып, йомгаклау этабында катнашачак.
Өч сәгать дәвамында укучылар һәм студентлар география, экология һәм туризмны үз эченә алган юнәлешләр буенча олимпиада биремнәрен чишәчәк. Эшләргә эксперт бәясен академик җәмәгатьчелекнең әйдәп баручы вәкилләре бирәчәк.
«зеленый зачёт» милли «Экологик иминлек» проекты кысаларында оештырылып, катнашучыларга табигатьне саклау өлкәсендәге белем дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеген генә түгел, югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлекләр алу мөмкинлеген дә бирә: җиңүчеләргә өстәмә баллар исәпләнә. Барлык конкурсантлар да бүләкләр һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Бәйгенең төп максатлары булып экологик көн тәртибен популярлаштыру, әйләнә-тирә мохиткә кызыксынуны арттыру һәм яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү кала. 2024 елда республикадан өч студент сайлап алу этабын уңышлы узды һәм финалга чыкты. Ул вакытта конкурста барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашкан иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев