Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан Республикасы территориясенә чираттагы БПЛА һөҗүме булды

Бүген дошман пилотсыз очкычларының Татарстан Республикасы территориясенә чираттагы һөҗүме булды. БПЛАны юк итү вакытында аппарат элементлары Алабуга районындагы автомобиль заводының КПП бинасына төште.

Нәтиҗәдә бер хезмәткәр һәлак булды. Барлыгы 13 кеше зыян күрде. Берсе авыр хәлдә. Барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелде.

БПЛА калдыклары төшкән урында янгын чыга, аны юкка чыгару тиешле хезмәтләр тарафыннан шулай ук оператив рәвештә башкарыла.

Граждан кешеләренә һөҗүм безнең ил көрәшкән канлы һәм рәхимсез Киев режимын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булган хезмәткәр гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телим.

Курку һәм паника чәчү омтылышына карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш тәэмин итү объектлары тотрыклы рәвештә эшли. Оператив хезмәтләр даими сугышчан әзерлектә тора.

Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев