Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Президенты: Раифа монастыре - безнең республиканың энҗе бөртеге

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородицкий ирләр монастырендә булды. 3-4 сентябрь көннәрендә биредә монастырь торгызуның 30 еллыгына багышланган тантаналар уза.

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән 2019 елда ачылган Раифа монастыре тарихының интерактив музеенда булды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан уникаль документлар, чиркәү кирәк-яраклары һәм 17-18 гасырлар кулъязма китапларының сирәк үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Монастырь территориясендә Рөстәм Миңнеханов БДБ илләренең I уеннарында катнашу өчен Татарстанга килгән Әрмәнстан спортчылары белән очрашты.

Аннары ТР Президенты Раифа монастырен торгызуның чишмә башында торган архимандрит Всеволод (Захаров) каберенә чәчәкләр салды.

Троицк соборында Рөстәм Миңнеханов православие руханилары вәкилләре белән очрашты. Президент руханиларны монастырь торгызылуның 30 еллыгы белән котлады. «Болар барысы да безнең күз алдыбызда булды. Әлбәттә, башта ук зур өлеш керткән кешеләр дә бар иде. Беренче чиратта, Всеволод атакай. Мин аны шәхсән белә идем һәм бик хөрмәт итәм. Без аның белән күп аралаштык, - диде ТР Президенты. - Бу еллар эчендә биредә бик күп үзгәрешләр булды. Искиткеч музей барлыкка килде. Бирегә бөтен илдән гыйбадәт кылучылар килә, туристлар күп. Раифа монастыре - безнең республиканың энҗе бөртеге".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. "Раифа монастыре тулы тормыш белән яши һәм бөтен православие дөньясының горурлыгы булып тора. Монастырьнең алга таба да чәчәк атуын телим», - дип өстәде ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев