Татарстан өстендә өч БПЛА юк ителгән
Татарстан өстендә төнлә өч БПЛА бәреп төшерелде, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы.
Россия төбәкләре өстендә төн эчендә барлыгы 152 украин пилотсыз очучы аппарат юк ителгән.
Республикада 00.08 сәгатьтән башлап «БПЛА куркынычы» режимы гамәлдә иде. Өч шәһәр – Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт өчен һөҗүм куркынычы игълан ителгән иде. Халыкка саклану өчен биналарның подвалларына яки иң түбән катларына төшәргә киңәш ителде. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт өчен кисәтү бетерелде.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, бүген иртән Әлмәт районының сәнәгать зоналарының берсендә дошманның пилотсыз очучы аппараты юк ителгәннән соң янгын чыккан. Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. Алдан билгеле булганча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкы өчен дә куркыныч янамый.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев