Татарстан онкологлары бер операция вакытында 66 яшьлек хатын-кызның ике зур шешен алган
Татарстанда табиблар 66 яшьлек хатын-кызга катлаулы операция ясап, аның корсак куышлыгын диярлек тулысынча биләгән ике зур шешне уңышлы рәвештә алып ташлаган.
Аның сул як бөерендәге шешнең зурлыгы 16 см булган.
Уң як аналык бизендәге яңа барлыкка килгән шешнең зурлыгы 15 см га якын булган.
Ике шеш бергәләп корсак куышлыгын һәм кече таз өлкәсен тулысынча диярлек биләгән.
Хатын-кызны урология бүлегенә хастаханәгә салганнар, ә инде икенче көнне 3,5 сәгать дәвам иткән симультан (бер үк вакытта башкарылган) операция үткәрелгән. Хирурглар:
- шеш зарарлаган сул як бөерне;
- аналыкны кушымчалары белән;
- зур сальникның (корсак куышлыгы әгъзаларын каплап торучы майлы ярының) бер өлешен алып ташлаганнар.
Операциядән соңгы чор уңышлы узган: пациент үзен яхшы хис итә һәм инде өенә чыгарылган.
Симультан операцияләр бер хирургик операция вакытында берничә патологияне дәвалау мөмкинлеге бирә. Бу кабаттан наркоз ясау ихтыяҗын киметә һәм дәвалану белән тернәкләнүнең гомуми вакытын кыскарта.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев