Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан Милли музеенда География клубы һәм Этнография залы барлыкка киләчәк

Якын киләчәктә Татарстан Милли музее Этнография залын һәм География клубын булдыруны планлаштыра.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Бу хакта музейның яңа директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12нче кат» рубрикасында беренче рус телле интервьюсында сөйләде.

«Төп экспозициягә кертелгән аерым этнографик элементлар түгел, ә аерым тулы канлы этнография залы татар халкының төрле төркемнәре һәм башка халыкларның тарихын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, каратайлар, мукшылар тарихын ачып бирү, керәшеннәрнең, себер һәм әстерхан татарларының тарихын, рус халкының уникальлеген күрсәтү. Татарстандагы рус халкының дөньяны аңлавы, бәлки, монда күп кенә башка халыклар белән күршелектә яшәү исәбенә баерактыр. Безнең төбәкне рус халкы үзләштерү процессын да күрсәтәсе иде», – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова киңәше буенча, Фәйзрахманов әйтүенчә, Милли музей каршында География клубы яки «Ике капитан» дип исемләнгән Географик ачышлар клубын булдыру идеясе эшләнелә.

«Музей фондларында бу юнәлеш өчен документлар да, кызыклы әйберләр дә шактый», – дип аңлатты Фәйзрахманов.

Мәсәлән, география клубының нигезе итеп XIX-XX гасыр тюркологы, этнографы, Казан университеты профессоры Николай Катановның көндәлекләре кебек чыганаклар була ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев