Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан лагерьларында бер сак постының бәясе сәгатенә 230 сум тәшкил итә

Татарстан Министрлар Кабинеты балалар лагерьларында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча яңа нормативларны раслады.

Документ нигезендә, бер сак постының бәясе сәгатенә 230 сум итеп билгеләнгән. Әлеге нормативлар тәүлек буе саклана торган, хәвеф дәрәҗәсенә карамастан, барлык категориядәге учреждениеләргә кагыла. Һәр лагерьда кимендә бер сак посты булырга тиеш.

Объектлар саны һәм сакчыларның эш графигын өстәмә ресурсларны исәпкә алып җирле хакимиятләр билгеләячәк. Финанслау мөмкинлеге булганда, нормативны арттыру каралырга мөмкин. Муниципалитетларга сак хезмәтләре буенча тендерлар үткәргәндә расланган бәяне исәпкә алырга тәкъдим ителә.

Шулай ук Казанның дүрт мәктәбендә керүне контрольдә тоту системаларын яңарту өчен 1,6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Акча Идел буе районындагы 69 нчы мәктәпкә, «Фарватер» 78 нче лицеена, 94 нче гимназиягә һәм 129 нчы Рус-татар мәктәбенә биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан яшүсмерләрен Әбу-Дабида узачак халыкара лагерьга чакыралар. Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

Казан КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев