Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан яшьләре үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча ота ала

Татарстанның 35 яшькә кадәрге яшьләре «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә катнашып, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр грант отып ала ала.

Бәйгенең төп максаты — яшь буынның иҗади һәм иҗтимагый активлыгын арттыру, аларның фикерләрен һәм идеяләрен ил күләмендә тормышка ашыруга ярдәм итү.

2025 елда әлеге бәйге Россиянең 89 төбәген колачлаган иде. Яңалык буларак, беренче тапкыр анда Абхазия вәкилләре дә катнашты. Бу зур чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе булып санала һәм яшьләрнең белем алуы, үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.

Республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Татарстан — Росмолодежь грантларын җәлеп итү буенча илнең иң актив биш төбәге исәбенә керә.

– Бу – безнең яшьләргә үзләрен күрсәтү, иҗтимагый әһәмияткә ия булган мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Шуңа күрә быел да Татарстан яшьләре бәйгедә актив катнашачак дип ышанам, – диде министр.

Исегезгә төшерәбез: «Росмолодежь. Грантлар – 1 сезон» бәйгесе 2025 елның 14 февраленнән 23 мартына кадәр узды. Аңа илнең төрле төбәкләреннән 20 меңгә якын гариза тапшырылган, шуларның 638е – Татарстан яшьләреннән. Нәтиҗәдә 1,4 меңнән артык проект җиңүче дип танылды, алар арасында 47се – Татарстан вәкилләре. Алар грантларда барлыгы 27 миллион сум акча откан.

Әгәр сез дә үз проектыгызны тормышка ашырырга телисез икән, гаризаны 27 февральдән 15 апрельгә кадәр Росмолодежьнең рәсми сайтында тапшыра аласыз.

Катнашу шартлары:

  • Команда җитәкчесе һәм аның әгъзалары 14–35 яшь арасында булырга тиеш;
  • Элек бәйгедә җиңүче булган очракта да, яңадан катнашырга рөхсәт ителә;
  • Проект 18 төрле номинациянең берсе буенча тәкъдим ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев