Татарстан Финанс министрлыгы өч елга бюджет проектын әзерләүгә кереште
Татарстан Финанс министрлыгы республиканың якындагы өч елга бюджет проектын әзерләүгә кереште.
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләнгән тәртип буенча, 15 мартка кадәр Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә ел саен закон проектларын, шулай ук чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет төзү вакытында эшләнә торган документлар һәм материалларны әзерләү һәм карау графигын формалаштыра.
Әлеге документта эшнең төп этаплары, сроклар һәм республика башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек тәртибе язылган.
Хәзер график Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән инде һәм Татарстанның Икътисад министрлыгына килештерүгә җибәрелгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев