Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Гомәров ышануынча, Telegram'ны әкренәйтү кибермошенниклар белән бәйле мәсьәләне тулысынча хәл итү өчен җитәрлек түгел.
Фото: редакция архивыннан
Проблеманы бөтенләй чишү өчен, әлеге сервис, шулай ук аңа керүнең популяр ысуллары да тулысынча блокка куелырга тиеш.
— Әгәр веб-сервисларны тыйсак һәм мессенджерлар эшен чикләп, бары тик MAX'ны гына калдырсак, IT-җинаятьләр мәсьәләсе күп очракта хәл ителер иде. <...> Ләкин безнең гражданнар, кызганычка, VPN сервисларын куллана ала, бу исә Telegram'га да, башка мессенджерларга да салынган чикләүләрне урап үтү мөмкинлеге бирә, — ди дәүләт органы вәкиле.
Вечерняя Казань
Нет комментариев