Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның еш кулланыла торган гыйбарәләрен атады

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЭЭМ УКБ бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Рәдис Йосыпов мошенниклар куллана торган гыйбарәләрне атады.

Ул билгеләп үткәнчә, сөйләшү вакытында мошенниклар мондый фразаларны кулланалар: «Сезнең исемегезгә Украина гражданинына ышанычлылык грамотасы рәсмиләштерелгән» («На вас оформлена доверенность на имя гражданина Украины»), «Сезнең счеттан террорчыларга акча күчерелгән» («С вашего счета перечислены средства террористам»). Шулай ук аралашу вакытында «Имин счет» («Безопасный счет»), «Акчаны декларацияләү» («Декларирование денежных средств»), «Парлы кредит» («Зеркальный кредит») һәм «Телефон аша дистанцион тикшерү» («Дистанционный обыск по телефону») кебек сүзләр яңгыраячак.

«Исегездә тотыгыз: бу терминнарның барысын да мошенниклар уйлап чыгарган. Полиция хезмәткәрләре һәм башка ведомстволар вәкилләре мондый гыйбарәләрне кулланмыйлар. Сезне беркем дә видеоэлемтә аша тикшерү үткәрмәячәк. Җинаятьчеләр ышандырыр өчен сезгә ялган документлар күрсәтәчәкләр, ләкин чынлыкта аларның моны эшләргә хокуклары юк. Моннан тыш, көч ведомстволары хезмәткәрләренә гражданнар белән мессенджерлар аша аралашу тыела», – дип билгеләде Рәдис Йосыпов.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев