Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан авылларында 73 яңа бәйләнеш база станциясе урнаштырылачак

Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

2026 елда республикада «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында 73 яңа база станциясе эшли башлаячак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Навчин сүзләренчә, 2021 елда проектны башлаганда илдә үзебезнең җитештергән база станцияләре булмаган. Ә 2025 елга җиһазларның төп өлеше Россияда эшләнгән — авылларда станцияләр нәкъ менә шундый җиһазлардан төзелгән. Ул вакытта 33 меңнән артык кеше югары тизлекле 4G интернетына тоташу мөмкинлеге алган. Министр 2026 елда да илдә җитештерелгән җиһазларда эшләүне дәвам итәчәкләрен, вышкалар төзү буенча Татарстан традицион рәвештә ил буенча лидерлар арасында икәнен өстәде.

Федераль программа 100–500 кеше яшәгән ерак торак пунктларга юнәлдерелгән. Бу халыкка сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернет алырга мөмкинлек бирә. Проект ярдәмендә авыл кешеләре якыннары белән элемтәдә кала, онлайн укый һәм эшли, цифрлы сервислардан файдалана ала.

База станцияләре кайда урнаштырылачагын халык үзе билгели. Торак пунктларны сайлау өчен гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирә. Гаризаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча яңа станцияләр ачылачак авыллар исемлеге төзелә.

Бу программа буенча 2022 елдан бирле Татарстанда кечкенә авылларда һәм бистәләрдә 274 LTE база станциясе эшли башлаган. 2025 елда гына да республиканың 2 районында 159 база станциясе төзелгән. Нәтиҗәдә, Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше хәзер югары тизлекле 4G интернетка тоташа ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев