Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан автосәяхәтчеләрне төбәкнең иң яхшы маршрутлары буенча сәяхәткә чакыра

Татарстан Республикасы туристик инфраструктураны үстерүне дәвам итә, автосәяхәтчеләргә төрле озынлыктагы һәм дәвамлылыктагы сыналган автомобиль маршрутлары тәкъдим итә.

Барлык маршрутлар да «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында эшләнгән һәм «путешествуем.рф» сайтында тәкъдим ителгән.

«Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, төньяк-көнбатыш һәм үзәк төбәкләрдә яшәүчеләр М-12 трассасы ярдәмендә Татарстанга берничә сәгатькә тизрәк килеп җитә ала. Трасса ачылганнан бирле автотуристлар агымы бермә-бер артты: Казан урамнарында элек безгә килмәгән төбәкләрдән машиналар еш күренә башлады. М-12 трассасы ачылганнан соң ике ел эчендә автомобильчеләр аннан Мәскәүдән Казанга кадәр 52 миллион мәртәбә узган», – дип сөйләде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Беренче маршрут: «Борынгы заманнан хәзергә кадәр: гаҗәеп Татарстан»

6 көнгә исәпләнгән, озынлыгы 390 км. Сәяхәтчеләр Осиново күлен карый, Казан Кирмәнендә йөри, Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Биләрдә урта гасыр башкаласындагы археологик казылмаларны өйрәнә ала. Маршрут гаилә белән ял итү өчен бик яхшы туры килә һәм ел әйләнәсе ачык.

Икенче маршрут: «Тарих сәхифәләре буйлап: Татарстан серләрен ачабыз»

4 көнгә исәпләнгән, озынлыгы 284 км. Программада Кама Тамагында Чулман һәм Идел елгалары кушылган урынны карау, борынгы Зөя һәм андагы XVI гасыр чиркәүләре белән танышу, шулай ук Казандагы төп истәлекле урыннарны карау каралган. Маршрут май аеннан сентябрьгә кадәр ачык.

Өченче маршрут

Озынлыгы 266 км, 5 көнгә исәпләнгән. Туристларга Лаештан алып Казанга кадәр сәяхәт тәкъдим ителә, ул күренекле мәдәният әһелләре исемнәре белән бәйле Алабуга шәһәрендә тәмамлана.

Дүртенче маршрут: «Татарстан – 1001 ләззәт төбәге»

Иң масштаблы автомаршрут, озынлыгы 960 км, бер атнага исәпләнгән. Программа республиканың бөтен төп урыннарын иңли: Зөя утрау-шәһәрчегеннән башлап хәзерге Яр Чаллыга, борынгы Болгардан башлап Тәтешкә кадәр. Маршрут буенча ел әйләнәсе йөреп була.

2025 елда Татарстанның туризм тармагы үсеш күрсәтте: төбәк 4,5 миллионга якын кунак кабул итеп, яңа рекорд куйды. Ведомство мәгълүматлары буенча, туристлар агымы 2024 ел белән чагыштырганда 19 процентка арткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев