Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан 2025 ел йомгаклары буенча Россиядә электрониканы утильләштерү буенча икенче урынны алды

Татарстан Республикасы «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасының лидерлар өчлегенә керде, «Лидер-төбәкләр» номинациясендә икенче урынны алды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бүләкләү тантанасы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында узды, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.

Программа «Экологик иминлек» илкүләм проектын яклап гамәлгә ашырыла. Чарада Татарстан экология министры урынбасары Алмаз Тугышев катнашты.

Аның сүзләренчә, югары нәтиҗә системалы уртак эшнең йомгагы булды. Республика икенче ел рәттән эзлекле тырышлыклар сизелерлек нәтиҗә бирүен раслый. Экология министры урынбасары кешеләрнең актив позициясе һәм оешмаларның өлеше Татарстанга илнең экологик повесткасында лидерлыкны сакларга ярдәм итүен ассызыклады.

2022 елдан башлап республика территориясеннән 551 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары чыгарылган. 2025 елның үзендә бу күрсәткеч 185 тонна тәшкил иткән.

Программада катнашу бушлай. Хезмәтен үтәгән электрониканы мәктәпләр, балалар бакчалары, бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары тапшыра ала. Моның өчен Рациональ табигатьтән файдалану фонды сайтында теркәлергә кирәк.

Программаның Татарстанда 2026 елга үткәрү графигы ТР Экология министрлыгы сайтында бастырылган.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы электр җиһазларын дөрес утильләштермәүдән әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметүгә һәм куркыныч калдыкларны аңлы рәвештә җыюны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Татарстанда ул 2022 елдан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Рациональ табигатьтән файдалану фонды арасындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев