Татар журналистикасы авыр югалту кичерә
Яшәеш

Татар журналистикасы авыр югалту кичерә

Хөрмәтле коллегабыз, дустыбыз, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабировны озату мәрасиме бу минутларда «ТАТМЕДИА» бинасы каршында уза.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Мәрхүмнең нинди ачык күңелле, кешелекле, игелекле булуын, аны ничек хөрмәт итүләрен һәм яратуын озатырга килгән халыкның күплегеннән дә күрергә була.

Гаиләсенә, якыннарына күркәм сабырлык телибез. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.


Нет комментариев