Татар көрәше мәңгелек!
Яшел Үзәннең спорт мәктәбендә туган илебезне яклап, батырларча һәлак булган егетләребез истәлегенә багышланган татар милли көрәше буенча турнир тәмамланды. Биредә 2010 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр көч сынашты.
Чарада мәртәбәле кунаклар - ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин, бәйгенең төп спонсоры – «Танеф» ҖЧҖ директоры Альберт Мингалеев, төп сәркәтип Татар Танае мәктәбенең физкультура укытучысы Ирек Зәйнуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Йосыпов, көрәш ветераннары Камил Хәмидуллин, Илгиз Гайнуллин, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Марат Җамалиев катнашты.
Әтнә, Лаеш, Биектау, Осиново бистәсе, Яшел Үзән, Марий Элдан - барлыгы 58 егет келәмдә көч сынашты.
- Бу бәйге спорт ярышы гына түгел. Ул - батырлар истәлегенә дан, яшь буынга ватанпәрвәрлек, тырышлык һәм бердәмлек рухын таныту да. Катнашучыларга, килгән кунакларга, чараны уздыруда көч, ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Татар көрәше булган, бар һәм булачак, - дип сөйли баш хөкемдар Илнур Гыйбадуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев