Тәрбияләргә хәлеңнән килмәгәч, нигә бала табарга? (редакциягә килгән хат)
Фатирыбызның тәрәзәләре зур булмаган һәм тирәсе булган ишегалдыбызга карый. Кызыбызны уйнарга үзен генә чыгарабыз һәм мин аны тәрәзәдән контрольдә тотам, подъезд төбендә утыручы әбиләр дә күз-колак булырга ярата. Бер көнне дә шулай бала урамда. Ирем залда ремонт ясый, мин кухняда ашарга пешерәм. Күпбалалы гаиләдән тугыз яшьлек малай кызыма ташлар ата башлады...
Фото: ясалма интеллект
Болай, мин күп балалыларга тыныч, хәтта битараф карыйм, тәнкыйтьләмим дә, матамыйм да. Әгәр дә миңа кагылмасалар. Менә күптән түгел генә шундый хәл булды.
Без үзебез гадәти гаилә, алты яшьлек бердәнбер кызыбыз бар. Туебыздан соң ук яңа төзелгән йортның икенче катыннан фатир алып, әти-әниләрдән аерым яши башладык. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге безнең кебек үк, кечкенә балалары булган яшь гаиләләр.
Соңгы елларда күпләп бала табу модага кердеме соң, ишегалды алар белән гөж һәм гөр килеп тора. Без кызыбызны башка балалар белән аралашырга безне әниләребез өйрәткәнчә өйрәтәбез. Әгәр дә бала синнән кечерәк икән, аны кыерсытырга ярамый. Яшьтәшең булса – мәсьәләне үзең хәл ит, әлбәттә инде теге бала адекват булса. Ә инде синнән зуррак икән – мин үзем итәгатьле генә итеп аның таган яки уенчык белән бүлешүен сорыйм.
Фатирыбызның тәрәзәләре зур булмаган һәм тирәсе булган ишегалдыбызга карый. Кызыбызны уйнарга үзен генә чыгарабыз һәм мин аны тәрәзәдән контрольдә тотам, подъезд төбендә утыручы әбиләр дә күз-колак булырга ярата.
Бер көнне дә шулай бала урамда. Ирем залда ремонт ясый, мин кухняда ашарга пешерәм. Күпбалалы гаиләдән тугыз яшьлек малай кызыма ташлар ата башлады. Башта безнеке чабып ераккарак китәргә маташты, ә тегесе уенчык чиләккә җыелып торган су алды да аның өстенә сипте. Кызым, әлбәттә, еларга тотынды. Ирем әлеге тамашаны тәрәзәдән күреп торган. Өйдән бер чиләк су тутырып алды да, урамга чыгып китте. Теге малайны янына чакырды. Сез ни дип уйлыйсыз?
Чабып китте яки качты дипме? Юк! Нык адымнар белән, наглый кыяфәт ясап ирем өстенә килә! Кулларын биленә куйган һәм мыскыллы тавыш белән: «Ну, нишләтә аласың инде син мине? Кагылырга хокукың юк, өстемә су сипмәячәксең. Юкса өстеңнән милициягә заява язам!» - ди. Күз алдына китерәсезме?! Ирем бер сүз дәшми генә тегенең өстенә бер чиләк су койды да, борылып китте.
Бу хәлне малайның әнисе тәрәзәдән күзәткән булып чыкты. Ирем кызымны алып икенче катка күтәрелгәнче, башка подъезддан атылып чыкты да, безнең тәрәзәгә кычкырынырга тотынды. Күз алдыгызга китерегез: җәйге җылы кич, эскәмияләрдә олырак яшьтәгеләр матур гына сөйләшеп утыра һәм кулына бер яшьләр тирәсе баласын тоткан кечкенә генә, арык кына кызый (аңа 26 яшь), кичә генә төрмәдән чыккан зек кебек, аты-юлы белән әллә нинди әшәке сүзләр кулланып (каян белә андыйларны!), сүгенеп бакырына. Һәр ике җөмлә саен «мин өч бала анасы» дип кыстыра. Соң миңа синең ничә бала анасы булуың до лампочки! Аларны сирәк-мирәк булса да тәрбияләштергәләргә кирәктер бит инде! Үзенең чәрелдәве төбендә «чык монда, мин синең мордаңны ватам» мәгънәсе ята иде. Ирем аңа тәрәзәдән: «Иреңне чакыр, без аның белән ирләрчә аңлашабыз», - диде. Әлбәттә, беркем дә чыкмады һәм «я ж мать» та чәңгелдәп арыды бугай, югалды.
Шуның белән бетте дип уйласагыз, ялгышасыз. Әлеге мамаша тәрбиясез улын больницага алып барып, ниндидер күгәргән урыннарын күрсәткән һәм ирем өстеннән гариза язган. Имеш, ул исерек булган һәм малаен кыйнаган. Нәрсәгә өмет итә икән ул? Ул моментта ишегалдында булган бөтен кеше нәрсәнең ничек булганын күзәтеп-күреп торды. Вәт шуны аңламыйм, тәрбияләргә хәлеңнән килмәгәч, нигә аның кадәр бала табарга?
Эш ни белән төгәлләнер. Ул гаиләгә, тәртипсезлекләренә башкалар зарланганда да, әлегәчә тыныч карый идем. Хәзер алар турында компетентлы органнарның белүен телим. Чөнки бүген әле тугыз яшьлек кенә малайларының үзен шулай тотуы минем күңелгә курку сала. Тора-бара чып-чын шпанага әйләнәчәк бит ул. Мин тыныч күңел белән урамга чыгарга, баламның да рәхәтләнеп, беркемнән дә кыерсытылу тоймыйча уйнавын телим.
Шалтыратучы исем-фамилиясен атамады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев