Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган димче хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

«Өч тиен өчен борчылучы ирләрне яратмыйм».

Красноярскида үтерелгән 67 яшьлек Нина К. танылган димче булып чыккан. Никахлар агентлыгы хуҗабикәсен ярдәмчесе үтергәне ачыкланган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Нина 3 мартта хәбәрсез югала, аннары 2 атна чамасы вакыт узгач, таныш ир-ат Нинаны үтерүен сөйләп бирә.

Җомга көнне иртән Нина матурлык салонына килә, көндез эшен бетерә һәм үзенең куе кызыл төсле Mercedes машинасына утырып китеп бара. Нина өенә кайтып җитми, аны исән килеш башка күрмиләр.

Нина ялгыз яши. Ире дә, улы да вафат булган. Бер көнне ул эш белән йөргән чакта, юлда машинасы ватыла. Аның янына 44 яшьлек очраклы ир-ат килеп чыга. Нина аннан машинасын карап бирергә сорый, ир-ат ярдәм итә, шуннан алар таныша.

«Шул чактан бирле аралашалар. Яңа таныш Нинага хуҗалыкта да, машина ремонты белән дә ярдәм итә», – ди Россия Тикшерү комитетының Красноярск буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Арбузова.

Бераздан Нина югала. Шәһәрдә туганнары юк, шуңа күрә аны эзләүче булмый. Нидер булганы аңлашылгач, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Тикшерү барышында аның ярдәмчесе белән дә кызыксыналар. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән. Машиналар урлаган булган. Иреккә чыккач, машиналар алып сату белән шөгыльләнә. Моның өчен Нинадан парковка урыны арендалый.

15 мартта бу кешене тоткарлыйлар. Берничә сәгатьтән ул барысын да сөйләп бирә, гаебен таный.

Ир-ат версиясе буенча, 3 мартта алар Нина белән очраша, ир-ат парковка урыны өчен акча бирергә тиеш була. Алар машинада утырып сөйләшкәндә талаша башлый. Ир-ат ярсый һәм хатынга һөҗүм итә, берничә минуттан Нина үлә. Ир-ат мәетне ераккарак алып китеп яшерә, машинаны бер ишегалдында ташлап калдыра. Тиз арада Mercedes табыла, мәет кенә юк. Ир-ат мәетне кая куйганын әйтми. Сорау алганда ул төрлечә боргалана, тик гаебен кире какмый.

Биредәге матбугат чаралары язганча, Нинаны шәһәрдә яхшы беләләр, моңа кадәр ул Красноярскида беренче никах агентлык хуҗабикәсе була. Язмышларны тоташтыра, еш кына телевидениедә дә күренә.

«Ир-атларда саранлыкны, вакчыллыкны, өч тиен акча өчен борчылуны яратмыйм. Үзеңә ошаган хатын-кыз белән юмарт һәм матур күренергә кирәк. Үзеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ул кыйнаса, син түзсәң, димәк, бу – сиңа никтер кирәк. Үзен яраткан кешене генә яраталар. 30 яшьтә берни көтәсе түгел, дигән сүз дөрес түгел. Миндә хатын-кызлар 40та да, 70тә дә, 3 бала белән дә бәхетен таба», – дигән ул бер басмага интервьюда.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза
Фото: https://krk.sledcom.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X