Табигатьне саклауда тарихи адым: Татарстанда Кызыл китап беренче тапкыр ике телдә бастырылды
2025 елда Татарстан Республикасы Кызыл китабының яңа басмасы дөнья күрде.
Бу – Россиядә беренче тапкыр ике дәүләт телендә (татарча һәм русча) әзерләнгән һәм чыгарылган төбәк Кызыл китабы. Ул республиканың биологик төрлелеген саклау буенча системалы эшкә нык фәнни нигез тәкъдим итә.
Республиканың төп фәнни оешмалары тарафыннан башкарылган киң күләмле тикшеренү нәтиҗәсендә, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында торган 645 хайван, үсемлек һәм гөмбә төре саклауга алынды. Сагалана торган төрләр исемлеге яңартылды, аларның популяцияләре таралышы һәм хәле турында мәгълүмат тупланып тәртипкә салынды, табигатьне саклау чараларын эшләү өчен фәнни нигез булдырылды.
Бу эштә Татарстан Фәннәр академиясеннән, Казан федераль университетыннан, «Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы»ннан һәм «Түбән Кама» милли паркыннан республиканың күренекле галимнәре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт биоресурслар комитеты мәгълүмат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев