Табиб онкология вакытында исән калу фаразына нәрсә йогынты ясавын әйтте
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Онкология вакытында исән калу фаразы – ул яман шеш белән мөмкин булган гомер озынлыгын яки авырудан терелүгә шансларны бәяләү. Бу сорау күпләрне борчый, ләкин монда төгәл җавап юк, чөнки һәр очрак индивидуаль. Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары Ольга Отдельнова «Радио 1»гә сөйләгәнчә, диагноз гистологик тикшеренүдән (шеш үрнәген алып, аның яманмы-юкмы икәнен билгеләү) соң гына куела.
Аның сүзләренчә, дәваланудан соң һәркем төрле вакыт дәвамында тернәкләнә. Бу яман шешнең стадиясенә, аның тибына, үткәрелгән дәвалау төренә һәм организмның үзенчәлекләренә бәйле.
Төп ориентир – биш ел дәвамында исән калу. Әгәр кеше биш ел дәвамында рецидивсыз яшәгән икән, аның озак яшәүгә шанслар шактый югары, дип ассызыклады табиб.
«Мәскәү өлкәсендә 200 меңнән артык кеше онкологик авырулар белән яши. Бу кешеләр дәвалау узган, аларның тормыш сыйфаты яхшы дәрәҗәдә, алар хәтта биш еллык чиктән дә озаграк яши», - дип сөйләде Ольга Отдельнова.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев