Суда фаҗига: Карамалы Тауда яшүсмер батып үлгән
Бүген 16:58 сәгатьтә «112» хезмәтенә Зеленодольск районының Карамалы Тау бистәсендә Бәллүр елгасында 2010 елда туган яшүсмернең батып үлүе турында хәбәр килә.
Ачыкланганча, өч дус су коенырга киткән. Бер яшүсмернең сүзләре буенча, малай суга сикергән, тончыккан һәм су өстенә чыкмаган. Урынга ГИМС, ПСЧ-154, 2нче ЗПСО хезмәткәрләре килгән. Мәрхүмнең гәүдәсен судан шунда булган җирле кеше чыгарган.
Билгеле булганча, бу урын су коену өчен билгеләнмәгән, тыю аншлаглары урнаштырылган.
Онытмагыз: су хаталарны кичерми! Моның өчен билгеләнгән урыннарда гына йөзегез! Балаларны караучысыз калдырмагыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев