Смоленск өлкәсендә автомобиль күпере тимер юл өстенә җимерелгән
Смоленск өлкәсендә автомобиль күпере тимер юл өстенә җимерелгән, бер хатын-кыз үлгән, ким дигәндә алты кеше, шул исәптән бала зыян күргән.
Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә тире заводы районында Панин күпере җимерелгән. Җирле халык, бетон өемнәре тимер юл өстенә төшеп, поездлар хәрәкәтен туктаткан дип хәбәр итә.
Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Шаһитлар әйткәнчә, ким дигәндә өч кеше зыян күргән, алар арасында бала да бар дип фаразлана.
Смоленск өлкәсе Вязьмада күпер җимерелгәндә һәлак булган хатын-кыз СВО дагы хәрбинең хатыны булган. Хатын баласын алырга балалар бакчасына барганда, әлеге бәхетсезлеккә очрый.
Чыганак: region116.dtp.official | Регион 116
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев