Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сигезенче сыйныф укучысы сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән

***

Фото: ясалма интеллект

Красноярск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә 8 сыйныф укучысы сыйныфташларына һәм укытучыга һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә биш бала һәм укытучы зыян күргән.

Якынча белешмә буенча, укучы кыз класска янучан сыекча сеңдерелгән чүпрәк алып килә, аны сыйныфташларына ыргыта. Нәтиҗәдә өч бала — ике кыз һәм бер малай — пешү җәрәхәтләре алган. Аннары ул чүкечкә охшаган предмет белән ике кызга һәм укытучыга суккан.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган яшьтәге 5 бала зыян күргән. Шәһәрнең мәгариф идарәсе исә педагогның да җәрәхәтләнүен раслаган.

Кеше үтерергә маташу, вазифаи ваемсызлык һәм иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев