Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Самолетта бала белән урыннар бергә туры килмәсә, самолет тоткарланса, нишләргә?

Яшел үзәнлеләр сорауларына «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Яшел Үзән филиалының кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты белгече Надежда Александрович җавап бирә.

Урыннар бергә туры килмәсә?

«Беренче тапкыр 7 яшьлек бала белән очарга җыенам һәм самолетта урыннар бергә булмаса, нишләрмен икән дип борчылам. Минем аның белән янәшә утырырга хокукым бармы?»

Ташучы (перевозчик) унике яшькә кадәрге балага һәм аны озата баручы пассажирга, һава судносы бортында үтү юлы белән аерылмаган бер рәттәге күрше пассажир урыннарын, хезмәт күрсәтү классына туры китереп һәм  куркынычсызлык таләпләрен үтәп, өстәмә түләү алмыйча бирергә тиеш. Бу РФ Транспорт министрлыгының 82нче боерыгы белән расланган «Пассажирларны, багажны һавада йөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә һәм кабул итүчеләргә хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләренең 84нче пункты нигезендә билгеләнгән.

Самолет тоткарланса?

«Безнең самолетның очу вакыты тоткарланды. Авиакомпания багажны  сакларга һәм нинди хезмәтләр оештырырга тиеш?»

Югарыда әйтелгән Федераль кагыйдәләрнең 99нчы пункты нигезендә, ташучы гаебе белән  яки метеорологик шартлар аркасында рейс туктатылган, техник һәм башка сәбәпләр аркасында  маршрут үзгәргән очракта, ташучы утыртып җибәрү һәм арадаш пунктларда пассажирларга түбәндәге хезмәтләрне оештырырга тиеш:

  • җиде яшькә кадәрге балалы пассажирга ана һәм бала бүлмәсен бирергә;
  • рейсны ике сәгатьтән артык көткәндә, ике телефон шалтыратуы яки электрон почта аша ике хәбәр җибәрү мөмкинлеген бирергә;
  • рейсны ике сәгатьтән артык көткәндә, салкын эчемлекләр белән тәэмин итәргә;
  • рейс киткәнне дүрт сәгатьтән артык көткәндә һәм шуннан соң һәр алты сәгать саен – көндез һәм һәр сигез сәгать саен – төнлә кайнар ризык белән тәэмин итәргә;
  • рейс киткәнне көткәндә, көндез – сигез сәгатьтән артык һәм төнлә алты сәгатьтән артык кунакханәдә урнашу мөмкинлеген бирергә;
  • кунакханә өстәмә түләүләр алмыйча бирелгән очракларда аэропорттан кунакханәгә бару өчен транспорт белән тәэмин итәргә;
  • багажны саклауны оештырырга.

Әлеге хезмәтләр пассажирларга өстәмә түләү алмыйча күрсәтелә. Рейсның китүен көтү вакыты билетта күрсәтелгән вакыттан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев