Сәләтле һәм талантлылар: Казанда «Сәмрух» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
26 февральдә Казанда ХI Республикүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чара елдан-ел масштабын киңәйтә, катнашучылар саны арта.
Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән «Сәмрух» сынын һәм акчалата бүләк тапшыруны күздә тота.
Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеле булды.
2015 елдан күркәм традициягә әверелгән «Сәмрух» премиясе «Сәләт» дөньясының иң абруйлы вакыйгаларының берсе санала. Аны Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашыра. Премия актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм Сәләт клубларын бер сәхнәгә җыя.
Премияне тапшыру тантанасында министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикисы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Раушан Зарипов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сагитова булды.
11 ел эчендә чарада 825 тән артык кеше катнашкан, 100 дән артык җиңүче билгеләнгән. Быел конкурска 100 гә якын гариза кабул ителгән.
Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерлардан махсус призлар, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия, диплом һәм төп бүләк – «Сәмрух» сыны тапшырылды.
Яшел Үзән районында «Сәләт» клублары эшләп килә:
«Сәләт – Яшел Үзән» - 16нчы татар мәктәбе Клубы;
«Сәләт - Осиново» - С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново татар гимназиясе Клубы;
«Сәләт - Идел» - Васильво 3нче номерлы татар мәктәбе.
Район күләмендә сәләтле укучыларны төрле чараларга җәлеп итеп актив эш алып баралар.
Республика «Сәләт» оешмасы оештырган семинарларда, чараларда да актив катнашалар. Ел саен безнең «Сәләт» клубларыбыз «Сәмрух» премиясе бәйгесендә катнашып җиңүләр яулыйлар.
Быел Васильво 3нче номерлы татар мәктәбе «Сәләт - Идел» клубы - ХI «Сәмрух» ел премиясе лауреаты булды. Ә клуб җитәкчесе Зилә Салаватова «Ел сәлкеше» номинациясе лауреаты.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев