Яшәеш

Сайлау участогына барганда – грипптан прививкага әйе!

Татарстанда 14 сентябрьдә сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак.

Моны Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ»да игълан итте.

«Сайлау участогы белән килешеп, вакцинация пункты эшләтәчәкбез. Тавыш биргәнгә килгән һәркем шунда ук прививка ясата ала», – диде ул.

Үзенең сүзен раслап, Абашев матбугат конференциясеннән соң үзе дә «Ультрикс Квадри» вакцинасын куйдырды.


Нет комментариев