Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребезнең 3нче гимназиясендә «Көзге мизгелләр» исемле IV төбәкара әдәби бәйге узды

Чара шигърият сөючеләр арасында сөйләм телен үстерү һәм нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын тою максатыннан үткәрелде. Һәм ул татар, рус, инглиз телләрендә оештырылды.

Сайлап алу этабында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән гомуми белем бирү оешмаларыннан 253 видеоматериал кабул ителде. Финал этабында 127 укучы катнашты.

Әдәби бәйгегә укучылар ныклап әзерләнгән. Көз – табигатьнең иң матур фасылы. Аның ни дәрәҗәдә күңелгә якын булуын укучылар үзләре сайлаган шигырьләрдә зур осталык белән күрсәтә алды. Эчтәлегенә туры китереп костюмнар кигәннәр, презентацияләр ясаганнар. Эшләр 7 секциядә тыңланды. Мин татар телендә сөйләүчеләр төркемендә җитәкче идем һәм аеруча дулкынлану кичердем! Бәйгегә балалар гына түгел, әти-әниләр, укытучыларның бик җаваплы каравы сөендерде. 1дән 9нчы сыйныфка кадәр балалар татарча шигырь сөйләде. Чыгышлар барысы да үзенчәлекле.

Һәм артистларча сәнгатьле, үтемле итеп тыңлаучыга җиткерә алулары зур сәләт дияр идем. Рус балалары да авыз тутырып татарча сөйләсен әле! Димәк, гимназиядә татар теленә мәхәббәт, кызыксыну тудыра алганнар. Иң мөһиме – ул-кызларыбызда бәйгедә катнашу, җиңү теләге зур! Шул теләкләрне тормышка ашыру дәвамлы булсын иде.
Ләйсән исемле бер әни белән сөйләшеп киттек. “Сезнең гимназиядә аеруча бер җылылык, кунакчыллык сизелә, сездә рәхәт!” – дигән фикерен җиткерде. Ә инде бер укучы, минем оныгым: “Укытучыбызгы кемдә булса ярдәм итәргә тиеш бит, безнең төркемнән мин генә татарча шигырь сөйләдем”, - дип горурлануын яшермәде. 2нче сыйныфта укучының бу сүзләренә күпме мәгънә салынган. “Яшел Үзән” газетасында әле генә басылган “Көзләрдә дә җәйләр дәвам итә” шигырен сөйләде ул.

Гимназиядә бу көнне шигърият бәйрәме гөрләде. Катнашучылар табигатьнең иң күркәм фасылы көз турында А.С.Пушкин. А.Фет, А.Майков, Ф.Тютчев, М.Цветаева, А.Плещеев, Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин һәм якташ шагырыйрьләребез – Р.Сәйфетдинов, И.Сафин, М.Әдиятуллина һәм башкаларның әсәрләрен зур осталык белән башкарды. Бәйгене оештыручылар һәм жюри аларга ихлас рәхмәтләрен белдерде, уңышлар теләде һәм башкару осталыкларын, әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

Гимназия директоры Марина Ильина әдәби бәйгегә зур бәя бирде. Рәхәтләнеп шигырь дөньясына сәяхәт итәргә мөмкинлек бирүләре өчен шатлыгы белән бүлеште. Милли эшләр буенча директор урынбасары Ләйсән Халитова “Без булдырабыз!” дигән девиз белән эшләвен тагын бер кат исбатлады. Алга таба да үсеп килүче буында туган телгә, шигърияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә уңышлар телим.

Мәдинә Әдиятуллина, ветеран укытучы.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев