Шәһәр күлендәге «Ракушка» сәхнәсе янында «Күрше Фабрикасы» проектының чираттагы воркшопы узды
26 июль көнне Шәһәр күлендәге «Ракушка» сәхнәсе янында «Күрше Фабрикасы» проектының чираттагы воркшопы узды. Ул гаиләләрне, осталарны, балаларны һәм иҗат итәргә, үсәргә, үз идеяләрен тормышка ашырырга теләгән һәркемне берләштерде.
Көн дәвамында катнашучылар гаилә эшмәкәрлеге мөмкинлекләре белән таныштылар, иҗади мастер-классларда, уеннарда һәм белем бирү программасында катнаштылар.
АНО ДПО «Эшмәкәрлек мәктәбе» җитәкчесе Рүзилә Равил кызы Тимергалеева белән очрашу аеруча зур кызыксыну уятты. Ул осталар өчен консультацияләр үткәрде, үз эшен үстерү буенча гамәли киңәшләре белән уртаклашты, шулай ук балалар өчен интерактив дәрес оештырды. Анда яшь катнашучылар үз продуктларын булдырырга, аларның өстенлекләрен билгеләргә һәм үз идеяләрен тәкъдим итәргә өйрәнделәр.
Чарада 150дән артык бала һәм өлкән кеше катнашты.
Гаиләләрнең бергәләп эшләвен, бер-берсенә ярдәм итүен, танышуын, тәҗрибә уртаклашуын һәм фикердәшләр табуын күрү аеруча күңелле булды. Нәкъ менә шундый очрашулар иҗади потенциалны, эшмәкәрлек күнекмәләрен һәм күршелек мәдәниятен үстерергә ярдәм итә.
Киләсе очрашу — инде 30 июльдә!
Кайчан: 30 июль, 15:00 сәгатьтә.
Кайда: «Порт» мәдәни үзәге, Яшел Үзән шәһәре, Башкала ур., 17А.
Катнашучыларны үз проектларын тәкъдим итү, продукцияне төрү һәм алга җибәрү буенча эксперт киңәшләре, шулай ук зур гаилә маркеты алдыннан әзерлек көтә.
Проектның йомгаклау чарасы
22 августта «Күрше Фабрикасы» проектының Гаилә маркеты узачак. Анда катнашучылар үз эшләнмәләрен шәһәр халкына тәкъдим итә, тәҗрибә уртаклаша һәм зур күршелек бәйрәменең бер өлеше була алачак.
Теркәлү:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdE-R6CRIJzezrvvnaLLYutuW7OkNs_VgDG2aCCy5gBda5wcA/viewform
Проект кураторы:
+7 (917) 290-97-93 — Альбина Рәфхәт кызы Динмөхәммәтова.
Яшел Үзәндәге күршелек һәм гаилә иҗаты фестивале Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә «Күрше» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проектның партнёрлары:
АНО ДПО «Эшмәкәрлек мәктәбе»,
«Синяя птица» балалар үзәге,
«Каенлык» сәүдә үзәге.
Проектның мәгълүмати партнёры — Эльвина Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев