Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте

Химиклар – Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр.

Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

«Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да саулык-сәламәтлек эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим» - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Түбән Камада булды һәм «Түбән Кама нефть химиясе»нең яңа проектлары белән танышты.


Нет комментариев