Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне БРИКС Төзелеш атналыгына чакырды
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне БРИКС Төзелеш атналыгына чакырды

БРИКС Төзелеш атналыгы Татарстанда ноябрьдә узачак. Форумда берничә илдән төзелеш тармагы вәкилләре катнашачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАХ каналында хәбәр итте.

«Чара әһәмиятле, безнең төзүчеләр, риелторлар өчен файдалы булачак. Катнашыгыз, эшлекле элемтәләр үстерегез», — дип язды Миңнеханов.

БРИКС Төзелеш атналыгы кысаларында шулай ук күчемсез милек күргәзмәсе узачак, анда россияле төзүчеләрнең проектлары тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, төзелеш материаллары, технологияләре һәм җиһазлары ярминкәсе планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов киләсе чараның әһәмиятен билгеләп үтте һәм тармак вәкилләрен форумда катнашырга чакырды.

Татар-информ


Нет комментариев