Рөстәм Миңнеханов кибермошенниклыкка бәйле судларның йөкләнешен билгеләп үтте
Татарстан Республикасы Рәисе бүген судьяларның хисап-сайлау конференциясендә кибермошенниклык белән бәйле җинаятьләр аркасында судларга төшкән йөкләнеш турында фикер алышты.
Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»
«Кызганычка каршы, бүгенге көндә киберҗинаятьләр кылу тенденциясе саклана. Шул ук вакытта мошенниклык схемалары катлауланды. Криптовалюта җинаять керемнәрен легальләштерү чарасы буларак җинаять эшләрендә еш очрый башлады, ясалма интеллект кораллары актив кулланыла. Бу тикшерү органнарына гына түгел, судларга да йөкләнеш.
Мондый эшләр гамәлләрне квалификацияләүгә һәм җәзалар билгеләүгә карата бердәм алымнар эшләп чыгаруны таләп итә. Бу мәсьәләдә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү аеруча мөһим», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев