Рөстәм Миңнеханов Калмыкия башлыгы белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Башлыгы Бату Хәсиков белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аерым алганда, ике республика җитәкчесе инвестицияләр җәлеп итү, цифрлаштыру, эчке туризмны үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, кадрлар әзерләү һәм башка юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашу турында килеште.
«Төбәкләребезнең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләре бар», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Очрашу инде булдырылган килешүләр нигезендә узды. 2024 елда Татарстан белән Калмыкия икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалаган иде.
Татарстан-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев