Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов ятимнәргә дөрес ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Рәис Рөстәм Миңнеханов торак рәвешендә дәүләт ярдәме алучы тиз үсә баручы ятимнәр саны белән хәлне анализлауны йөкләде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Бу ятимнәрнең ни өчен бик тиз артуын игътибар белән тикшерергә кирәк. Мин республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәм – бу эшне анализларга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бер яктан, хакимият канунны үтәргә тиеш, ә икенче яктан – ятим бала да барлык билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.

«Димәк, судлар аша, димәк, аларга ярдәм итә торган ниндидер юридик компанияләр бар. Мин ятим баланың ярдәм алырга тиешлегенә каршы түгел, әмма ул тормышка дөрес ашырылырга тиеш», – дип йомгаклады Рәис.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев