Рөстәм Миңнеханов: «Без хаклы рәвештә Татарстанның медицина мәктәбе белән горурланабыз»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм видеоязма урнаштырды.
«Безнең республика көчле медицина мәктәбе һәм кадрлары белән дан тота, алар белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Һөнәри уңышлар, иминлек һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телим!» – дип язды Татарстан Рәисе МАКС мессенджерындагы блогында.
«Татарстан Россиядә сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча лидерлар рәтенә керә. Бу безнең медицина хезмәткәрләренең казанышлары, алар көндәлек эшләре белән сыйфатлы медицина – ул заманча җиһазлар гына түгел, ә, беренче чиратта, ярдәм сорап килгән һәркемгә һөнәри осталык һәм игътибар күрсәтү икәнен исбатлыйлар», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев