Роспотребнадзорда үзизоляцияне гамәлдән чыгару срокларын фаразладылар
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова 12 майдан соң үзизоляцияләү режимын йомшарту мөмкинлеген әйтте. Аның сүзләренчә, чикләүләрне бетерергә хәзер иртәрәк булыр иде.
"Без галимнәр белән аралашабыз, һәм алар нәкъ шулай диләр", - диде Попова, ай башында булган чараларны озайту тәкъдимен шәрехләп.
Шул ук вакытта, майда чикләүләрнең акрынлап йомшаруы, россиялеләрнең май бәйрәмнәрендә өйдә калу шарты белән мөмкин булачак, дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев