Татарстан Республикасында 2026 елның беренче атнасында кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сизелерлек кимүе күзәтелә.
Барлыгы 17 040 очрак теркәлгән, бу 2025 елның соңгы атнасына караганда 37% ка түбәнрәк, һәм эпидемия бусагасы дәрәҗәсенә туры килә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә билгеләп үтүләренчә, авыручылар саны кимү барлык яшь төркемнәрендә күзәтелә.
Авыру структурасында грипп өлеше 78% тәшкил итә. Цирклаучы штаммнар арасында А(H3N2) гриппы өстенлек итә.
COVID-19 күрсәткечләре узган атна дәрәҗәсендә һәм 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка түбәнрәк кала.
Татар-информ
Нет комментариев