РКБ табиблары МХО сугышчысын үлем тырнагыннан тартып алган
Татарстанның РКБ табиблары МХО сугышчысының бавырын тишкән һәм кан тамырына якын урнашкан металл кыйпылчыгын чыгарган.
45 яшьлек ир-ат узган елда хәрби хәрәкәтләр зонасында яраланган, шуннан соң сәламәтлеге аркасында комиссовать ителгән. Кыйпылчык РКБда тикшерүләр вакытында табылган. Ул бик куркыныч урында урнашкан булган һәм теләсә кайсы вакытта кан тамырын өзә алган, бу пациентның кан югалтуына һәм үлеменә китерер иде.
РКБның 2нче хирургия бүлеге табиблары ике сәгатьлек операция вакытында кыйпылчыкны уңышлы чыгарган һәм берничә көннән соң сугышчыны өенә кайтарып җибәргән.
Происшествия Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев