Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхватуллин белән Алия Карачуринаның мөнәсәбәтләре ни хәлдә?

Ришат үзе «ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел» дип саный.

- Без сыналдык – мин 8 ел аның төркемендә эшләдем. Шуңа да ул мине сайлагандыр, миндә тукталгандыр, чөнки без гел бергә. Миңа алай бик кыен түгел.

Кайчан кыен? Ришат бит инде ул – җитәкче. Ул минем белән дә төркемдә эшләгән һәр кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытларда әзрәк тавышын үзгәртсә, эмоцияләр белән берәр нәрсә кычкырып әйтсә, мин шундый кеше – шунда ук елыйм. Ул шуңа: «Нигә шунда ук еларга тотынасың? Синең белән сөйләшеп тә булмый», – ди.

«Шундый кеше мин. Елыйсы килә, бетте-китте», – дим. Шул вакытларда гына авыр. Ә ул бит инде әйтмичә булдыра алмый. Берәр кисәтү әйтергә кирәк булса, ул бит әйтергә тиеш. Ришатның ачуы чыкса, ничектер, мине читләтеп, кайбер кешеләргә акырып, миңа акырмаска тиеш түгел бит инде, – Алия Карачурина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат, акырма кеше куркытып