Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Республикабызда «Добро.рф» платформасында 220 меңгә якын волонтер теркәлгән

Татарстаннан «Добро.рф» федераль платформасында 219 241 волонтер теркәлгән.

Республикада 5 меңнән артык волонтерлар оешмасы эшли, алар 18 төрле юнәлештәге эшчәнлек алып бара. Бу мәгълүматны Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы бирде.

Республика буенча 33 «Добро.Центр» эшли. Үзәкләр волонтерларны җәлеп итә, аларга проектларда ярдәм күрсәтә, өйрәтә һәм аларның эшчәнлеген оештыра. Шулай ук, барлык 45 муниципаль берәмлектә дә муниципаль волонтерлык үзәкләре эшләвен дәвам итә.

Волонтерларга дәүләт органнары һәм НКО тарафыннан 1650 системалы ярдәм күрсәтелә. «Добро.рф» платформасы ярдәмендә һәм һәр муниципалитетта кабул ителгән документлар нигезендә бу ярдәм оештырыла.

  • «Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» НКОсы биш ел дәвамында түбәндәге проектларны алып бара:
  • «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе (5 ел эчендә 1756 гариза кабул ителде).
  • Волонтерлык үзәкләренә ресурс ярдәме бәйгесе (6 ел эчендә 552 берәмлек җиһаз, 760 бизәү элементы һәм 65 меңнән артык брендлы продукция тапшырылды).
  • «Эфирда яхшылык» бәйгесе (5 ел эчендә волонтерлык турында 44 меңнән артык мәкалә басылды).
  • Муниципаль берәмлекләр өчен семинарлар (ел саен 200 кеше катнаша).
  • «Мәрхәмәтле Татарстан» гражданнар форумы (быел 2000 катнашучы көтелә).
  • Волонтерлар өчен «#НаДобройВолне» форумы (ел саен 100 кеше катнаша).
  • «Язгы яхшылык атнасы» һәм «Көзге яхшылык атнасы» акцияләре (5 ел эчендә 210 мең волонтер катнашында 1 млннан артык кеше катнашты).
  • «Добрый» профиль лагере (59 чара уздырылып, 3951 кеше катнашты).

Шулай ук, гуманитар миссияләр уңышлы алып барыла. Республика буенча 86 склад һәм 1859 волонтер эшли. «Добро.Логистика» сервисы ярдәмендә 204,87 кг гуманитар йөк ташылды.

«Волонтерлык – безнең өчен гомер эше. Безнең төп бурыч – бу юлны үтемле итү, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү», – дип билгеләде «Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин. Ул Татарстан җитәкчелегенә һәм Яшьләр эшләре министрлыгына бу инициативаларны хуплаганнары өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев