Яшәеш

Республика көне алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге искә төшерелде

Татарстан Республикасы көне алдыннан юлларда транспорт агымы арта. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Айрат Сәмигуллинның мөрәҗәгате:

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар!

Бик тиздән без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм алдыннан юлларда автомобильләр саны сизелерлек арта, гаиләләр белән сәфәрләр күбәя. Шуңа күрә һәрберебезнең иминлеккә игътибары зур булырга тиеш.

Машина йөртүчеләрдән иң беренче чиратта исерек хәлдә руль артына утырмаска, рөхсәт ителгән тизлекне бозмаска, җәяүлеләр кичүендә бигрәк тә сак булырга сорыйм. Игътибарны читкә юнәлтүче гамәлләрдән тыелыгыз: телефоннан сөйләшмәгез, кинәт маневрлар ясамагыз, юл шартларын даими контрольдә тотыгыз.

Аерым алганда, ата-аналарга мөрәҗәгать итәм. Балалар белән юлга чыкканда, аларның яшенә, буена һәм авырлыгына туры килүче махсус утыргычлардан башка беркая да бармагыз. Балагызның иминлеге – сезнең кулыгызда!

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз. Рәхмәт сезгә аңлау өчен!»

 


Нет комментариев