Рәссамнар берлеге башлыгы өч үсмерне таптатып качкан
Казанның Боевая урамында 3 яшүсмерне бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән машина йөртүченең шәхесе билгеле булды.
«Форд» фургоны белән ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев идарә иткән.
Билгеле булганча, 5 августта «Форд трансит» йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 12 һәм 14 яшьлек ике кызны, 12 яшьлек малайны бәрдергән һәм урыннан качып киткән. Төрле җәрәхәтләр алган 2 баланы хастаханәгә китергәннәр.
Машина йөртүчене кичә тоткарлаганнар. Ул транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен таныган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышын Татарстан прокуратурасы контрольдә тота. «Авария урынын калдырып китү», «Машинаның иминиятләштерелмәгән булуы» һәм «Машина йөртү хокукы булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итү» маддәләре буенча өстәмә рәвештә административ материаллар төзелгән, диелә хәбәрдә.
Фото: «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев