«Радость детства» психологик үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды
Яшел Үзәннең «Радость детства» (Балачак шатлыгы) психологик үзәгендә, ОВЗлы балалар аналары җәмгыяте белән берлектә бик җылы һәм күңелле Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Бу чара гаиләләрне берләштерде, балаларга шатлык һәм елмаю бүләк итте. Бәйрәмдәге дустанә атмосфера, кызыклы уеннар һәм бергәләп күңел ачу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып калыр.
Бергә булганда без көчле! Сезгә яңа елда ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев