Путин Эльмира Зарипованы «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале белән бүләкләде
Республика Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый актларны рәсми бастыру сайтында басылып чыкты.
Указда әйтелгәнчә, Зарипова «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» медальгә лаек булган.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев