Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Пульт кына түгел, тулы бер фән: Татарстан егетләре дрон гаскәрләрендә укый башлады

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контрактны беренчеләрдән булып имзалаган егетләр инде укулар уза. Бу хакта безгә Яшел Үзән хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов хәбәр итте.

Фото: редакция архивыннан

Егетләр заманча кыр лагеренда яши. Шартлар яхшы: яшәү өчен дә, уку өчен дә – барысы да бар. Әмма иң мөһиме – укуларның үзе. Күпләр башта дрон операторы эше «пульт тотып утыру» гына дип уйлый. Ә чынлыкта исә бу – тулы бер фән.

– Кабул итүче һәм тапшыручы җайланмалар ничек эшли, антенналарның принциплары нинди – боларны белү мәҗбүри. Моннан тыш, дронны, пультны программалаштырырга да өйрәтәләр. Егетләр маскировкалану, карталар уку, таныш булмаган җирләрдә ориентлашу серләрен дә үзләштерә, – ди Самат Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, егетләр укуга бик нык кызыксыну белән кереп киткән. Хәтта буш вакытларында да интернеттан өстәмә мәгълүмат эзлиләр, махсус әдәбият укыйлар.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Татарстанда 117 номеры буенча аерым кайнар линия эшли. Анда шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр кандидат алдан ук билгеләнгән таләпләргә туры килсә, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгечләренә тапшырыла.

Моңа кадәр пилотсыз очкычлар белән эшләүче бүлекчәләр төрле гаскәрләрдә аерым-аерым булган.

Яңа гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр оча, йөзә һәм җир өстендә пилотсыз хәрәкәт итә торган техника белән идарә итәчәк. Бу – «Герань» дроннары да, «Странник» исемле гусеницалы дроннар да, экипажсыз катерлар да.

Контракт кимендә бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Хәрби хезмәткәрләрне башка гаскәрләргә күчермиләр, ә укулар Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итә.

Белгечләр әйтүенчә, компьютер уеннарын яратучыларның мондый гаскәрләргә эләгү мөмкинлеге күбрәк. Сәбәбе гади: кулларның вак моторикасы яхшы үскән, ә таныш интерфейс укырга тизрәк ияләшергә ярдәм итә.

1 гыйнвардан башлап Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр артты. Бу – илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Аның 2,5 миллионы республика бюджетыннан, 400 меңе федераль бюджеттан бирелә.

Өстәвенә, бүген Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен якынча 3 мең төрле ярдәм чарасы гамәлдә.

Контракт төзү, түләүләр, ташламалар турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук Яшел Үзән шәһәре хәрби комиссариатының контракт буенча сайлап алу пунктына яисә 8 800 222-59-00 яки 117телефоннары буенча мөрзҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев