«Психик төрмәгә» эләгүдән качыгыз
Белгеч киңәш итә
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелде.
Психик сәламәтлекнең мөһимлеген бәяләү авыр, чөнки организм нерв системасы контроле астында тора.
Психик сәламәтлек ул – кешенең стресска каршы тора алуы һәм нәтиҗәле эшли алган иминлек халәте дә.
Физик һәм психик сәламәтлек торышына гади юллар белән тәэсир итәргә мөмкин: рациональ туклану, хезмәт һәм ял режимын үтәү, йокыны җайлау, су балансын саклау, уңай фикерләүне үстерү, ә иң мөһиме – тәмәке һәм алкогольдән һәм психоактив матдәләр кулланудан, нервны кысучы наркотиклардан баш тарту.
Алкоголь куллану үлемгә, авыруларга, җинаятьчелек, травматизм, юл-транспорт һәлакәтләре чыгуга сәбәп булып тора.
Алкоголь нерв системасын кыса, ә башлангыч этапларда барлыкка килгән эйфория һәм дулкынлану үзәк нерв системасының тормоз механизмнарын көчсезләндерә.
Дөрес туклану мөһим. Мәсәлән, шикәр, тоз, газлы эчемлекләрне күп куллану гормоннарның артык дәрәҗәдә бүленеп чыгуына һәм нервларның киеренкелегенә китерергә мөмкин. Дөрес туклану һәм җитәрлек су эчү эмоциональ халәтне тотрыклыландыра.
Физик активлык шатлык гормоннары – эндорфиннар эшләнеп чыгуга ярдәм итә.
Уңай фикерләүне үстерергә, тискәре мизгелләргә азрак, уңаена күбрәк игътибар бирергә, елмаерга һәм кызыклы нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк.
Безгә балачактан ук тискәре хисләр һәм эмоцияләр күрсәтергә ярамый дип өйрәтәләр һәм шуңа да алар җыела килә. Ачу – йөрәк-кан тамырлары, сидек юлы органнары һәм буын авыруларына китерә. «Психик төрмә» дип аталган гаеп хисе безгә шатланырга рөхсәт бирми. Бу зур хата. Куркуыгызны танырга һәм реаль яки уйдырманы аерырга өйрәнегез. Әгәр дә куркыныч юк икән, тормышыгызга шатланыгыз! «Көндәлек» алып барыгыз, анда сез үз халәтләрегезне тасвирлыйсыз, үзегезне анализлыйсыз, ачу һәм башка хисләрнең сәбәпләрен табасыз. Әгәр дә сез көчле стресс кичергән булсагыз һәм ял итмәгәнсез икән, психологка мөрәҗәгать итегез!
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев