Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю өчен махсус сайт эшли башлады
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю өчен махсус сайт эшли башлады.
Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
Сайтта нинди мәгълүмат бар?
«Бу ресурста РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турындагы барлык мәгълүматны – гамәлдәге түләүләр, ташламалар һәм башка социаль гарантияләр турында белергә мөмкин. Сайтта граждан заявканы онлайн калдыра ала, соңрак аның белән элемтәгә кереп, барлык сорауларына җавап бирәчәкләр», – дип сөйләде Егор Горячев.
Республикада контракт төзүчеләр өчен шартлар
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч. Моннан тыш, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү үзенчәлекләре
Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче барлык техника белән идарә итәчәк. Моңа «Герань», «Странник» чылбырлы дроннары, шулай ук экипажсыз катерлар керә.
Бу гаскәрләрдә контракт шартлары башкалардан бераз аерыла:
- Хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый (хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына тәмамланмаса да).
- Контрактның минималь вакыты – бер ел.
- Хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермиләр.
- Өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итә.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен аерым кайнар элемтә линиясе эшли: 117 телефоны буенча шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат:
Сайт: heroes-tatarstan.ru
Кол-үзәк: 8 (800) 222-59-00
117 – төбәкара номер
Казандагы Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты:
Адрес: Казан, Аэропорт урамы, 1/40
Телефон: (843) 221-44-52
Әгәр кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев